Детская библиотека - филиал № 3

Китапханәче тәкъдим итә «Айгөл Әхмәтгалиевага - 50 яшь!»

Балалар китапханәсе – 3нче филиал  укучыларны  Айгөл Әхмәтгалиеваның  иҗаты белән таныштыра.  Айгөл Әхмәтгалиева  киң катлам укучыларга татар театрының беренче хатын – кыз актрисасы Сәхибҗамал  Волжкая турындагы «Туташ» романы,  җырчы Хәния Фәрхигә багышланган  «Хәния»  новеллалар җыентыгы, «Кичке таң», «Таллыкүлдә былбыл бар», «Мин  гашыйк булдым»  һәм башка әсәрләре белән  яхшы таныш.

 Айгөл Әхмәтгалиеваның  хикәяләре мәктәп дәреслекләренә, «Яңа базар», «Балачак энциклопедиясе» җыентыкларына кертелгән. Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев исемендәге премияләр лауреаты Айгөл Әхмәтгалиеваның  һәр яңа китабын  укучылар  көтеп алалар һәм яратып укыйлар.