Детская библиотека - филиал № 3

Әңгәмә «Дуслыкта - көч»

16 нчы ноябрь – Халыкара  толерантлык көне буларак 1995 нче елдан билгеләп үтелә. Шушы уңайдан балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  укучылар белән «Дуслыкта - көч» дип аталган әңгәмә узды. Китапханәче укучыларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Шулай ук китап күргәзмәсе белән таныштырды, Вәсимә Хәйруллина, Факил Сафинның дуслык турындагы  шигырьләрен  укыды. Балалар белән дуслык тырында мәкальләрне искә алдылар, дуслыкның әһәмияте  нидә, ул кайчан беленә, нинди вакытта сынала, чын дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш – шул турыда фикер алышынды.