Детская библиотека - филиал № 3

Китапханәче тәкъдим итә «Тарихчы әдип»

Балалар китапханәсе – 3нче филиал язучы Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тулу уңаеннан укучыларны әдипнең иҗаты белән танышырга чакыра. Нурихан Фәттах китап укучыларга тарихи романнар авторы буларак яхшы таныш. Аның «Итил суы ака торур = Итиль - река течет», «Сызгыра торган уклар  = Свистящие стрелы» китапларын тарихи жанрны үз итүчеләр яратып  укыйлар. Нурихан Фәттахка 1979 елда РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә. Әдип «Сызгыра торган уклар» роман – дилогиясе өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия була.