Детская библиотека - филиал № 3

Әңгәмә «Шәп бабай, тәти әби»

 Балалар китапханәсе - 3нче  филиалда Өлкәннәр көне уңаеннан Вәсимә Хәйруллинаның «Шәп бабай, тәти әби» китабы буенча әңгәмә узды. Күргәзмәдә әдипнең тормыш юлын яктырткан китаплар, шулай ук  авторның балалар өчен язылган китаплары урын алган. Китапханәче укучыларны әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. 1 – октябрь өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә.  Укучылар  Вәсимә Хәйруллинаның «Минем бабай – шәп бабай», «Әбием»  шигырьләрен укыдылар. Балалар үзләренең кадерле әби – бабайлары турында сөйләделәр, аларга нинди бүләк әзерләүләре белән уртаклаштылар.