Детская библиотека - филиал № 3

Фольклор – сәгать «Энҗе чәчтем – энҗе җыям»

 Балалар китапханәсе – 3нче филиалда милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы кысаларында  «Энҗе чәчтем – энҗе җыям»  дип аталган фольклор – сәгать узды. Китапханәче укучыларны  китап күргәзмәсе белән таныштырды. Күргәзмәдә «Балалар фольклоры», «Сак – Сок » татар халык бәете, «Үчтеки» һәм башка китаплар урын алган иде. Балалар фольклор  жанрының  егермеләп төре барлыгын белделәр,  алар бишек җырлары, бармак уеннары, юаткычлар, эндәшләр, үртәвечләр, такмаклар, әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр белән таныштылар. «Өч кыз» татар халык әкиятен аудио язмада тыңладылар.