Детская библиотека - филиал № 3

Күргәзмә – викторина «Әкият иленә сәяхәт»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан «Әкият иленә сәяхәт» дип исемләнгән күргәзмә –викторина узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар «Язучы да Алиш, батыр да» китабы битләрендәге истәлекләр, гаилә архивындагы фоторәсемнәр белән таныштылар. Абдулла Алишның әкиятләре балаларны  табигать,  тормыш - көнкүреш шартлары белән таныштыра, укучыларда олыларга хөрмәт, намуслылык, батырлык, тырышлык һәм тыйнаклык тәрбияли. Балалар  Абдулла Алиш әкиятләре буенча тезелгән викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Укучыларга  4 вариант тәкъдим ителде,  аларга дөрес җавапны сайлап алырга гына кирәк булды.