Детская библиотека - филиал № 3

Кычкырып уку «Беренче мәртәбә, беренче сыйныфка»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда  яңа уку елы башлану уңаеннан «Беренче мәртәбә, беренче сыйныфка» дип исемләнгән күргәзмә янында   кычкырып уку узды. Китапханәче укучыларны белем көне белән котлады, һәм китап күргәзмәсе белән таныштырды. Күргәзмәдә Муса Җәлилнең «Беренче дәрес = Первый урок», Бари Рәхмәтнең «Сара мәктәпкә бара», «Первый раз  - первый класс» һәм башка китаплар урын алган.  Балалар татар һәм рус телләрендә китаплардан өзекләр укыдылар.