Детская библиотека - филиал № 3

Китап күргәзмәсенә күзәтү «Әдәби Татарстан»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда  «Әдәби Татарстан» дип аталган китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмә  Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең китапларыннан тупланган, ул татар һәм рус телләрендә. Күргәзмәдә «Занимательный калейдоскоп» и «Полотенце в семь цветов» дип исемләнгән җыентыклар , Роберт Миңнуллин, Рафис Корбан, Йолдыз, Ленар Шәех, Вера Хамидуллина һәм башка авторларның  бай эчтәлекле, матур бизәкле китаплары урын алган. Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, әсәрләрдән  өзекләр укыды,  укучылар табышмакларга җаваплар  бирделәр. Әлеге китаплар «Китапстан» җәйге республика китап марафонында катнашучылар өчен дә тәкъдим ителә.