Детская библиотека - филиал № 3

Китапханә тәкъдим итә «Алабуга ягы татар авыллары»

Балалар  китапханәсе - 3 нче филиал Алабуга төбәгендә яшәп иҗат итүче Фирдәүс Хуҗинның  «Алабуга ягы татар авыллары» дип аталган китабын укучыларга тәкъдим итә. Әлеге китапта  төрле  чыганакларга таянып  автор тарафыннан Алабуга төбәге татар авылларының тарихы, бүгенгесе , киләчәге яктыртыла. Әлеге китап туган як тарихы, авылларның үткәне белән кызыксынучылар өчен күп кенә кызыклы мәгълүмат  бирәчәк. Китап киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.