Детская библиотека - филиал № 3

Китап күргәзмәсенә күзәтү «Балалар язучысы»

Балалар китапханәсе - 3нче филиалда балалар язучысы тәрҗемәче, публицист Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Балалар язучысы» китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды.

Китапханәче укучыларны әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ләбибә Ихсанова балалар, яшүсмерләр өчен иҗат ителгән дистәләгән китап авторы, балаларның яратып укый торган авторы һәм  мәктәп дәреслекләренә кергән классик язучы да ул. Аның геройлары яшь,  сәяхәт итәргә, төрле маҗараларга юлыгырга  яратучы хыялга бай үсмерләр.

Язучының  «Саралан малайлары»,  «Көмеш елга» һәм башка хикәяләре укучыларга яхшы таныш. Ләбибә Ихсанованың күп кенә әсәрләре рус, чуваш, эстон һәм башка телләргә  тәрҗемә ителгән.

Китапханәчеләр Ләбибә Ихсанованың  китапларын «Китапстан» җәйге республика китап марафонында укыр өчен  дә  тәкъдим итәләр.