Детская библиотека - филиал № 3

Татар матбугаты көне «Матбугат битләрендә»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал шәһәр «Гуляй» паркында  ял итүчеләрне  татар матбугаты белән таныштырды. Китапханәче ял итүчеләрне  йөз еллык тарихы булган «Сөембикә» журналы белән  таныштырды.  Ике телдә чыгып килүче яшьләр журналы  «Идел» ял итүчеләрнең  игътибарын җәлеп итте. Татар эстрадасын, артистлар тормышын күзәтеп баручыларны «Сәхнә » журналы  битараф калдырмады. Яшүсмерләргә  «Ялкын» журналы  тәкъдим ителде, ә  кече яшьтәге балалар «Сабантуй», «Салават күпере» журналлары белән кызыксынып таныштылар, анда бирелгән биремнәргә җаваплар эзләделәр.