Детская библиотека - филиал № 3

Шигърият сәгате «Сабый күңелле олы шагыйрь»

Балалар китапханәсе – 3 филиалда  Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында  шигърият сәгате  узды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә әдипнең тормыш юлын яктырткан китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук монда шагыйрьнең өлкәннәр һәм балалар өчен язылган бай эчтәлекле кызыклы китаплары урын алды. Балалар Роберт Миңнуллинның  шаян , юморга бай , матур әдәби тел белән язылган шигырьләрен укыдылар. Башкортстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның китаплары татар , рус, башкорт һәм башка телләрдә басылып чыкты. Роберт Миңнуллин «Дөньядагы иң зур алма»  китабы өчен Халыкара бүләк  - Г.-Х. Андерсен исемендәге  Почетлы диплом белән бүләкләнде.