Детская библиотека - филиал № 3

Кычкырып уку «Сабантуй мизгелләре!»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Сабантуй мизгелләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Сабантуй бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Татар халкының йөзек кашыдай матур, күңелле  милли бәйрәме  ул – Сабантуй! Элек – электән ул язгы кыр эшләре башланыр алдыннан – апрель ахырында, ә бүгенге көндә кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә – июньдә уздырыла. Сабантуй хәзер Россиянең, дөньяның татарлар яши торган барлык төбәкләрендә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып санала.  Укучылар Роберт Миңнуллинның  «Сабантуйда», Резеда Шәрипованың  «Бәйрәм таңы», Андрей Мельниковның «Сабантуй» шигырьләрен  кычкырып укыдылар. Әлеге матур шигырьләр укучыларга бәйрәмчә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бирде.