Детская библиотека - филиал № 3

Патриотик әңгәмә «Сугыш чоры балалары»

Балалар китапханәсе 3 нче филиалда «Сугыш чоры балалары»  китабы буенча  патриотик әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны «Сугыш чоры балалары» китабының язылу тарихы белән  таныштырды. Китапның төзүчесе журналист  Рафаэль Сальмушев.  Ул елларда фронтка киткән әтиләре, бабайлары  һәм абыйлары урынына калган  егет – кызларга  вакытыннан алда олыгаерга тормыш арбасына җигелергә туры килә. Алар көче белән алып барылган тыл тормышы фронттагыларга ач – ялангач булмыйча дошманга каршы көрәшергә, җиңү көнен якынайтырга мөмкинлек биргән.  Сугыш чоры балалары хәтирәләре  бик  аңлаешлы, үтемле  итеп язылган, җаннарны өшетеп җибәрерлек мизгелләр күп бу китапта. Татарстанның халык артисткасы Әлфия Авзалованың, язучы Әхәт  Сафиуллинның, журналист Рафаэль Салмушевның һәм башка ватандашларыбызның  дәһшәтле елларда кичергән фаҗигале балачаклары  турында өзекләр укылды.