Детская библиотека - филиал № 3

Поэтик сәгать «Мин Тукайга киләм»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал хезмәткәрләре  1нче  гимназиянең 1 “А” сыйныф укучылары белән  «Мин Тукайга киләм» дип аталган поэтик сәгать уздырдылар . Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.  «Тукайның могҗизалы әкият илендә» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Китапханәче балаларга «Бәхетле бала» шигырен укыды. Укучылар Габдулла Тукайның шигырьләренә ясаган рәсемнәрен кулларына тотып, яттан шигырь сөйләделәр.  Балалар Габдулла Тукайның әкиятләре буенча эшләнгән китапханәче әзерләгән  викторина сорауларына җавап бирделәр.