Детская библиотека - филиал № 3

Выставка – викторина «Тукайның могҗизалы әкият илендә»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда  «Тукайның могҗизалы әкият илендә» дип исемләнгән күргәзмә янында викторина узды. Китапханәче укучыларны  Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар фотоальбом битләрендәге  Тукайның балачагы сурәтләнгән рәсемнәрне карадылар. Күргәзмәдә Габдулла Тукайның әкиятләре буенча  укучылар ясаган рәсемнәр тәкъдим ителде. Бу рәсемнәрдә  балалар «Су анасы», «Шүрәле», «Былтыр» кебек әкият геройлары  белән очраштылар. Укучылар Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын үз эченә алган татар һәм рус телләрендә  әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр.