Детская библиотека - филиал № 3

Күргәзмә янында әңгәмә «Мөселман бәйрәмнәре». Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы

Балалар китапханәсе 3нче филиалда «Мөселман бәйрәмнәре» дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә узды. Укучылар рамазан ае узганнан соң билгеләнеп үтүче - Ураза бәйрәме турында мәгълүмат алдылар. Исламның биш баганасына караганга күрә, бөтен мөселманнар Рамазан ае вакытында ураза тотарга тиешләр. Ризыктан, судан, тәмәке тартудан һ.б. тыелу таң атканнан башлап кояш баеганчыга кадәр бара. Кояш календаре белән чагыштырганда, Рамазан даталары аерыла һәм артка таба, ел саен якынча ун көнгә күчә, чөнки бу Айга бәйле күчмә бәйрәм.  Уразадагы беренче 10 көн — рәхмәт көннәре, икенче 10 көне — мәгъфирәт (гафу итү), өченче 10 көне Аллаһының рәхмәтенә ирешү көннәре дип атала. Китапханәче укучыларны күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар һәм газета  - җурнал битләрендәге язмалар белән дә таныштырды.