Детская библиотека - филиал № 3

“Акыллыга сүз әйттем...”

Балалар китапханәсенең 3 нче филиалында “Акыллыга сүз әйттем...”дип исемләнгән уен-дәрес узды.Чарада 1нче татар гимназиясенең 2нче “б” сыйныф укучылары катнашты.Уку залында “Язучыга юбилей  укучыга бәйрәм”дигән китап күргәзмәсе урын алды.Күргәзмәдә шагыйрьнең портреты,китаплары урын алган.Китапханәче балаларны язучының кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең  әниләр, табигатьне саклау  һәм башка темаларга багышланган  шигырьләрен  яратып тыңладылар. Укучыларга аеруча ошаганы табышмакларга җаваплар табу булды. Балалар хайваннар дөньясы,үсемлекләр һәм кошлар турындагы шигъри табышмакларга бик төгәл, дөрес  җаваплар бирделәр.Китапханәче  балаларны  китап  күргәзмәсе белән таныштырды.Кайбер укучылар китапларны өйгә яздырып та алдылар. Балалар шагыйре Мөҗәһитнең иҗаты укучылар күңеленә бик хуш килде.