Детская библиотека - филиал № 3

Татар матбугаты көне «Матбугат битләрендә»

Балалар китапханәсе  - 3 нче филиалда  татар матбугаты көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә  чыгучы журналлар белән таныштылар.  Укучыларга «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә», «Идел=Идель» һәм башка  журналлар тәкъдим ителде. Нәни дусларыбыз  матур рәсемнәр белән бизәлгән бай эчтәлекле  әдәби басмалар: «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары белән бик кызыксынып таныштылар. Яшүсмерләр күп кенә яңалыклар, кызыклы шәхесләр  турында «Ялкын» битләреннән мәгълүмат алдылар. Хөрмәтле укучылар журнал  битләрендә сезне яңа хәбәрләр, кызыклы танышулар көтә, балалар китапханәсенә рәхим итегез!