Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби әңгәмә «Укытучы - язучылар»

Педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген тормышка ашыручыларның статусын тану максатында 2023 ел Русия Федерацисендә «Укытучы һәм остаз» елы буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан балалар китапханәсе - 3нче филиалда Татарстанда яшәп иҗат итүче  язучыларыбыз  турында эшләнгән «Укытучы - язучылар» дип аталган күргәзмә янында әдәби әңгәмә узды. Күргәзмәдә һәр язучы турында кыскача мәгълүмат бирелде , язучыларның китаплары урын алган иде. Китапханәче укучыларны  РСФСРның атказанган укытучысы Вәсимә Хәйруллина, Татарстанның атказанган укытучысы Рафаил Газизов, Чаллы шәһәрендә  яшәп иҗат итүче Габдулла Тукай исемендәге бүләк лауреаты Факил Сафин  һәм башка укытучы язучыларның иҗаты белән таныштырды.