Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби сәгать «Язмышны җиңгән әдип»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннән әзерләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларны  язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә  әдипнең  Сайланма әсәрләре, шигырь   җыентыклары, пьесалары тупланган китаплары тәкъдим ителде. Балалар  Фәнис Яруллинның  уй  - кичерешләре тупланган «Хәтер төпләрендә утлы күмер» дип аталган көндәлек китабы белән таныштылар.  Укучылар әдипнең шәхси архивыннан  булган китап битләрендә бирелгән фоторәсемнәрне карадылар. Фәнис Яруллин Муса Җәлил, Габдулла Тукай исмендәге премияләргә лаек була. Татар әдәбиятын үстерүдәге зур казанышлары өчен аңа 2001 елда «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә.