Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби әңгәмә «Халык язучысы»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Халык язучысы» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче балаларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Язучының балалар өчен иҗат ителгән «Алсу, Илдус һәм сандугач» китабындагы хикәяләрнең эчтәлеге белән таныштырды. Әлеге китаптагы хикәяләр балаларны  әйләнә – тирәдәге матурлыкны күрә белергә, дус булырга, хезмәтне сөяргә өйрәтәләр. Укучылар  «Аяз Гыйләҗев»китабындагы  әдипнең шәхси архивыннан булган фотосурәтләр дә карадылар.