Детская библиотека - филиал № 3

«Балалар язучысы» китап күргәзмәсе янында әңгәмә

Балалар китапханәсе 3 не филиалда  Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Балалар язучысы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды.  Шагыйрь иҗатында  шигъри әкиятләр, табышмаклар, телшомарткычлар аерым урын алып тора. Хәкимҗан Халиковның  «Сакчы күркә» , «Канатлы куян», «Ничек тизрәк үсәсе?» һәм башка китапларын укучылар яратып укыйлар.

Хәкимҗан Халиков – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге лауреаты иде.