Детская библиотека - филиал № 3

“Күңеле белән бала чакта”: иҗат сәгате

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда Бари Рәхмәтнең тууына 110 ел тулу уңаеннан “Күңеле белән бала чакта” дип исемләнгән иҗат сәгате узды. Бари Рәхмәт балалар шагыйре. Аның нәниләр өчен язган шигырьләре тематик байлыгы, форма җыйнаклыгы, фикер һәм хисләренең нәниләр табигатенә ярашлы, матур яңгырашлы булуы белән укучыларны үзенә җәлеп итә. Рәсем ясарга яратучылар шагыйрьнең шигырьләрен альбом битләренә күчерделәр. Шигъриятне үз итүче балалар авторның туган җиребезнең матурлыгына дан җырлаган әдәби әсәрләрен укыдылар. Бари Рәхмәтнең иҗаты балалар күңеленә хуш килде.