Детская библиотека - филиал № 3

“Казан утлары” журналына -95 ел”: выставка-подборка

Балалар китапханәсенең  3 нче филиалында Казан утларының 95 еллык юбилее уңаеннан  жыелма –күргәзмә эшли.1922 нче елның  май аенда Казанда әдәби-нәфис һәм  иҗтимагый-сәяси басма-бүгенге “Казан утлары”ның башлангычы саналган  “Безнең юл” журналының беренче саны дөнья күрә.Аннан соң ул “Атака”, “Яңалиф”, “Совет әдәбияты” исемнәре белән чыгып, киң катлау укучыларны сөендереп килә.1965 нче елдан журнал “Казан утлары”исеме белән чыга башлый.”Казан утлары” турында озаклап сөйләп торуның кирәге дә юк сыман.Чыннан да үзен зыялы ,мәгърифәтле дип санаган ,милли җанлы һәр татар гаиләсе яратып укый торган басма ул.Бүген дэ укучыларыбыз аның чираттагы санын түземсезлек белән көтеп алалар ,яратып укыйлар. “Казан утлары” узган юл белән якыннанрак танышасыгыз килсә ,безнең китапханәгә рәхим итегез!