Детская библиотека - филиал № 3

Әңгәмә – дәрес «Балалар китабының гүзәл дөньясы»

Балалар китапханәсе – 3  нче филиалда  27 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен  «Балалар китабының гүзәл дөньясы» дип исемләнгән  әңгәмә – дәрес узды. Бакчада тәрбияләнүче балалар күргәзмәдә  Габдулла Тукай, Абдулла Алиш кебек  әдипләр белән беррәттән яшь  авторларның китаплары белән дә таныштылар. Китапханәче балаларга ХакШәйхинең «Син мәктәпкә әзерме?»сериясеннән  «Хәрефләр, саннар, төсләр илендә» китабын мәктәпкә әзерләнер өчен ярдәмче әсбап буларак тәкъдим итте. «Балалар бакчасы энциклопедиясе»  сериясендә чыккан -  «Минем тәнем», « Су асты дөньясы», «Зур машиналар», «Самолетлар һәм вертолетлар» нәни дусларыбызда аеруча зур кызыксыну уятты. Балалар  «Өч кыз» татар халык әкиятен аудио язмада тыңладылар.