Беседа по книге «Кыз - әбиләр»
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Кыз - әбиләр» китабы буенча әңгәмә узды. Сугыш китергән хәсрәт – михнәт дәрьясын соңгы тамчысына кадәр эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга түзеп, илебез өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итеп, пар канатсыз калган газиз җаннар – кыз – әбиләргә багышлана әлеге китап. Укучылар сугыш елларында тракторчы, игенче, торф чыгаручы һәм башка авыр эшләрне башкарган кыз – әбиләребезнең авыр язмышлары белән таныштылар. Алар арасында безнең Алабуга төбәгендә яшәп, хезмәт батырлыгы күрсәткән кыз –әбиләребез: Фатыйма Нигъмәтҗанова, Миннафа Хуҗаҗанова, Мәрьям Шәриповалар бар. 2021 елда «У войны не женское лицо» республика гуманитар проекты тарафыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын – кызларыбыз турында китап басылып чыкты. «Мәрхәмәт = Милосердие» берләшмәсе тыл хезмәтчәннәре турында китап әзерли. Бу әлеге проекның икенче этабы булачак. Әлеге проекның максаты укучыларны халкыбызның батырлыгы белән таныштыру һәм киләчәк буыннарга тапшыру.