Детская библиотека - филиал № 3

«Китап – күңел кояшы”: Китап күргәзмәсенә күзәтү

Яңа китап укучылар тарафыннан түземсезлек белән көтеп алынган кадерле могҗиза. Яңа китап безне кызыклы да, серле дә галәмгә, сихри китап дөньясына алып керә. Китап безнең өчен рухи азык  ул һәркайсыбызның белемен арттыра, зиһенебезне ача, күңелебезне яктырта!

Балалар китапханәсенең 3 нче филиалында “Китап – күңел кояшы”дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмәдә һәр буын китап укучы өчен үзенә ошаган китап сайлап алу мөмкинлеге бар. Габдулла Тукайның иҗатын тирәнтен өйрәнүчеләргә Р.Ф.Исламовның “Тукайны өйрәнүдә яңа чыганаклар” китабы кызыклы булачак. Күренекле татар тарихчысы И.Р. Таһировның “Без тарихта эзлебез” китабы укучыларны татар халкының мәдәнияте, аның шанлы тарихы Һәм фаҗигале мизгелләре белән таныштырыр. Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә. Сөекле шагыйребез Г. Тукайның “Әтәч илә энҗе бөртеге”, ”Өч хакыйкать», «Эш беткәч, уйнарга ярый» дип исемләнгән өр-яңа рәсемнәр белән бизәлгән әлеге китаплары-балалар өчен искиткеч матур бүләк. Менә инде ничәнче буын Тукай әсәрләрен укып тәрбияләнә. Ул әсәрләр нәниләрне дөньяны танып белергә өйрәтә, гадел Һәм яхшы күңелле булып үсәргә өнди. Атаклы фокусчы А. Гаделнең “Фокуслар энциклопедиясе” төрле могҗизалар яратучыларга фокус серләрен ача. Ю.В. Васильеваның “Арт-студия – безнең өйдә “китабы кул эшләрен яратучылар өчен яхшы басма, ул балаларның иҗади фикерләвен үстерергә ярдәм итәчәк. Син кызыклы башваткычлар, кроссвордлар, шаян биремнәр чишәргә яратасыңмы, “Зур башваткычлар “китабы синең өчен! Р. Вәлиевнең “Песи төш күргән” исемле китабы кызык та, тәрбияви дә. Хыялый Мияубикә, оялчан әтәч, тәртипле малайлар белән танышырга теләсәгез китапханәгә рәхим итегез! МөҗәҺитнең “Бәхет юлы“ китабы да аерым игътибарга лаек. Сез монда кызыклы шигырьләр белән беррәттән табышмаклар, тизәйткечләр Һәм тагын әллә нинди сүз уйнатулар белән таныша аласыз, рәхәтләнеп укыгыз! Танылган балалар шагыйрәсе Й. Шәрәпованың “Аппак белән Шапшак” китабы нәни укучыларыбызны гыйбрәтле дә маҗаралы да хәлләр белән таныштырачак. “Әни әйткән иң матур сүз-нинди сүз ул? Тал песие белән Каз бибие бер-берсенә ни белән ошаган? Таң бүләген сиңа бирсен өчен ничәдә торырга кирәк? Н.Ә. Сафинаның “Нарат нигә энәле?” китабын укысагыз шушы сорауларга җаваплар табарсыз, яңа ачышлар ясарсыз. Кадерле китап сөюче дусларыбыз сезне китапханәдә шушы Һәм башка бик  файдалы Һәм кызыклы китаплар көтә, рәхим итегез!