Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби әңгәмә: «Язучы да Алиш , батыр да»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда әкият остасы Абдулла Алишның туган көне уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында «Салават күпере» исемендәге 34 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен әдәби әңгәмә узды. Китапханәче балаларны Абдулла Алишның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Күргәзмәдә Алишның  әкият геройлары да урын алган иде. Нәни дусларыбыз Абдулла Алишның әкият геройларын танып,  әкиятнең исемен атадылар. Китапханәче балаларга «Яхшы сабак алды Ябалак » әкиятен укыды. Соңыннан балаларга  әдипнең «Тукмар белән Чукмар» әкияте буенча эшләнгән мультфильм тәкъдим ителде.