Детская библиотека - филиал № 3

Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Татар драматургиясе классигы»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда мәшһүр драматург Кәрим Тинчуринның тууына – 135 ел тулу уңаеннан эшләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар Татарстан китап нәшриятында басылган «Кәрим  Тинчурин» китабы битләрендә  бирелгән фоторәсемнәр , әдип турында язучылар һәм шагыйрьләрнең фикерләре белән таныштылар. Кәрим Тинчуринның  әдәби мирасы, бигрәк тә сәхнә әсәрләре  укучыны уйландыра һәм сокландыра. Әле бүгенге көндә дә «Зәңгәр шәл», «Американ», «Сүнгән йолдызлар» кебек халкыбызның тормыш – көнкүрешен яктырткан үлмәс әсәрләрен тамашачылар  яратып кабул итә.