Детская библиотека - филиал № 3

Китапханә тәкъдим итә «Драматург һәм прозаик»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучыларны драматург һәм прозаик  Рәдиф Сәгъдинең  65 яшьлек юбилее уңаеннан әдипнең иҗаты белән таныштыра. Рәдиф Сәгъди  киң катлау укучыларга һәм театр тамашачыларына яхшы танылган нәсерче-прозаик, драматург. Ул балалар һәм яшүсмерләр өчен дә иҗат итә. Рәдиф Сәгъдинең нәни геройлары - балаларча ихлас һәм туры сүзле, кырысрак хисле булу белән бергә, өлкәннәрчә тирән кичерешләргә дә бай булулары белән аерылып торалар. Аның Татарстан китап нәшриятында чыккан  «Канга буялган алтыннар» китабы  2003 елда «Ел китабы» бәйгесендә урын алып кулдан – кулга йөреп укылды. Рәдиф Сәгъди 2005  елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы  исемгә лаек була. 2005 «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Ул Фатих Хөсни,  Дамир Сираҗиев,  Туфан Миңнуллин премияләре лауреаты.