Детская библиотека - филиал № 3

Күргәзмә янында әңгәмә «Мөселман бәйрәмнәре»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  Корбан бәйрәме уңаеннан «Мөселман бәйрәмнәре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны Корбан бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Корбан гаете – мөселманнарда иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул Ураза гаете узып җитмеш  көн узгач, мөселман календаре буенча Зөлхиҗҗә  аеның 10 нчы көнендә башлана һәм 3 көн дәвам итә. Быел ул 9 нчы июльгә туры килә. Балалар  шулай ук Салихов Харисның «Ислам тарихы вә нигезләре» китабы турында мәгълүмат алдылар. Әлеге китаптагы А. Пушкин һәм Г.Тукай иҗатында Коръән аһәңнәре  дип аталган циклда бирелгән шигырьләрне тыңладылар.