Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби әңгәмә «Балалар язучысы»

Балалар китапханәсе 3 нче филиалда балалар язучысы Эльмира Шәрифуллинаның тууына 75 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсендә урын алган китаплар белән таныштырды. Шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар әдибәнең шигъри табышмакларына җаваплар бирделәр. Аның иҗат эшчәнлеге лирик поэзия һәм проза, шулай ук  балалар әдәбияты белән бәйле. Бай иҗади эшчәнлеге өчен 1993 елда Эльмира Шәрифуллинага  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелә. Ул 1985 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.Эльмира Шәрифуллинаның бай эчтәлекле китапларын укучылар яратып укыйлар.