Детская библиотека - филиал № 3

Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Язучы галим»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Татарстан Республикасының атказанган  мәәдәният  хезмәткәре, фән эшлеклесе  язучы Фарсель Зыятдиновның тууына 85 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Язучы галим» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче балаларны галим язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Фарсель Зыятдинов  -  өч дистәгә якын  шигырь, проза һәм фәнни китаплар авторы. Ул 45 елдан артык бакчачылык буенча даими радио һәм телевизион тапшырулар алып барды, фән казанышларын халыкка җиткерде. Китапханәче балаларны кече яшьтәге мәктәп балалары өчен иҗат ителгән  «Читекле кәтүк»  китабы белән таныштырды. Әлеге китаптагы табигать, хезмәт турындагы  кыска хикәяләр кызыклы һәм  тәрбияви әһәмияткә ия. Укучылар «Ялкын» журналы битләрендә басылган  Фарсель Зыятдиновның гаилә архивындагы фоторәсемнәрне карадылар, әдипнең истәлекләре белән таныштылар.