Детская библиотека - филиал № 3

Шигърият сәгате «Сабый күңелле шагыйрь»

Балалар китапханәсе 3-нче филиалда балалар шагыйре Бари Рәхмәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Сабый күңелле шагыйрь» дип аталган күргәзмә янында шигърият сәгате узды. Китапханәче укучыларны әдипнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Бари Рәхмәтнең «Бәйрәм котлы булсын»  исемле беренче шигыре балалар журналы «Ак юл» да 1914 елда басылып чыга. Аның шигырьләре  балалар тормышын  искиткеч табигый чагылдырган сихри дөнья. Балалар шагыйрьнең «Иң күңелле чак», «Капчык эчендә йөгерешү», «Әби белән бабушка»  һәм башка шигырьләрен кычкырып укыдылар. Укучылар Бари Рәхмәтнең шигъри табышмакларына җаваплар эзләделәр.