Детская библиотека - филиал № 3

«Игътибар, яңа китап!»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе - 3нче филиалда  «Игътибар, яңа китап!» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны кайбер китаплар белән якыннанрак таныштырып  китте. Күргәзмәдә китап сөючеләр күренекле галим Ризаэддин Фәхретдиннең «Нәсыйхәт = Назидание» китабында үз – үзеңне камилләштерү, гаиләнең ныклыгын саклау, җәмгыятьтә үз урыныңны табып, файдалы кеше булып яшәр өчен бирелгән нәсыйхәтләр белән таныша алдылар. Китап татар һәм рус телләрендә басылган, киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. Роза Хәбибуллинаның  бүгенге  татар яшьләренең тормышын сурәтләгән «Сиңа дигән җырым»  китабы укучыларда кызыксыну уятты. Фоат Садриев, Фәтхулла Абдуллин әсәрләрен дә укучылар яратып кабул иттеләр. Күргәзмәдә  шигъриятне үз итүчеләргә дә сайлап алырлык китаплар җитәрлек иде. Матур рәсемнәр белән бизәлеп эшләнгән Гамил Афзалның «Язбикә», Әзһәр Габидинең  «Күлдәвектә кояш көлә » китаплары нәни дусларыбызга бик ошады.