Детская библиотека - филиал № 3

“Әхлак сагындагы шагыйрә”: Громкие чтения=Сәнгатьле итеп шигырь уку

10 нчы апрельдә балалар китапханәсенең 3 нче филиалында шагыйрә Йолдыз Шәрәпованың 55 еллык юбилее уңаеннан “Әхлак сагындагы шагыйрә” дип исемләнгән чара узды. Балалар бик рәхәтләнеп Йолдыз Шәрәпованың әдәп, әхлак темаларын яктырткан шигырьләрен укыдылар.

“Әхтәм белән Рәхмәт”, “Файдалы чара”, Кем соң бу” шигырьләре балалар күңеленә аеруча ошады. Бу әсәрләрне тыңлап ,бала кешеләрдәге уңай Һәм тискәре сыйфатларны бәяләргә, яхшыны начардан аерырга ,чиста итеп киенергә, матурлыкны күрә белергә өйрәнә. Йолдыз Шәрәпованың мавыктыргыч шигырьләрен укып балалар күңеле яктыра. Ә күңеле якты, матур булган нәниләр үзләре дә дөньяга ямьле ,җылы нур тарата. Шигъриятне үз итүче укучыларны Йолдыз Шәрәпованың нурлы шигърияте белән якыннан танышу өчен, китапханәдә көтеп калабыз, рәхим итегез!