Детская библиотека - филиал № 3

“Ел китабы” күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсенең 3 нче филиалында шул исемдәге китап күргәзмәсе эшли. Татарстан нәшриятләрендә 2015 елда дөнья күргән, 2016 ел дәвамында иң күп укылган китаплар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Чәчмә әсәрләр арасында Рәфкать Кәрәминең “Кая чабасың, гомер юртагы?” китабы җиңүче дип табылды.Тезмә әсәрләр арасында Разил Вәлиевнең “Мәхәббәт һәм нәфрәт = Любовь и ненависть» китабы жиңү яулады. Иң күп укылган балалар әдәбияты дип Рабит Батулланың “Аю баласы Әппәс” билгеләнде. Рус телендә чыккан матур әдәбият әсәрләре арасында 1 нче урынга Мәдинә Маликованың “Красный  цветок” китабы лаек булды. “Ел китабы” бәйгесендә җиңү яулаган бу әсәрләрне укырга өлгерә алмаган, матур әдәбият сөюче укучыларны, китапханәдә көтеп калабыз,рәхим итегез!