Детская библиотека - филиал № 3

«Проза остасы»: китап күргәзмәсенә күзәтү

#КультурныйТатарстан#БиблиотекаЕлабуги

 Балалар китапханәсе - 3нче филиалда күренекле язучы Ибраһим Газиның тууына 115 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Проза остасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә әдипнең татар һәм рус телләрендә дөнья күргән әсәрләре тәкъдим ителде. Татарстан китап нәшриятында 1979 елда басылып чыккан «Малайлыкта кунакта» китабында язучының бала һәм үсмер чорларын үз эченә алган автобиографик әсәреннән өзекләр белән  танышырга мөмкин булды. Ибраһим Газиның инде бездән ерагая  барган чор кешеләре, аларның тормышларын яктырткан әсәрләрен бүгенге көндә дә укучылар яратып укыйлар.