Детская библиотека - филиал № 3

Нәкыйп Каштановның «Күчтәнәч» китабын кычкырып уку

#КультурныйТатарстан

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Нәкыйп Каштановның тууына 80 ел тулу уңаеннан әдипнең «Күчтәнәч» китабын кычкырып уку узды. Китапханәче укучыларны Нәкыйп Каштановның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар язучының  «Күчтәнәч»  китабыннан «Кем тизрәк үскән?», «Серле күчтәнәч» һәм башка кызыклы   хикәяләрен укыдылар. Нәкыйп Каштан – балалар өчен язылган дистәләгән китап авторы. Ул табиблык һөнәрен әдәби иҗат белән бергә алып баручы әдип. Авторның «Тылсымлы курай», «Күчтәнәч», «Читекле алмагач» кебек китапларын укучылар яратып укыйлар.