Детская библиотека - филиал № 3

«Фронтовик язучы»: әдәби әңгәмә

Балалар китапханәсе 3 нче филиалда Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел тулу уңаеннан эшләнгән  китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә язучының татар һәм рус телләрендә басылып чыккан китаплары, журнал битләрендәге мәкаләләр белән танышырга мөмкин булды. Әдипнең «Алтын йолдыз», «Газинур»,  «Мәңгелек кеше» кебек  романнары  халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгын сурәтли. Сугыштан соңгы тыныч тормыш, хезмәт, мәхәббәт  темаларын күтәргән  «Сүнмәс утлар»романы өчен  язучы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.  Авторның табиплар тормышын яктырткан «Ак чәчәкләр» романын укучылар бүген дә яратып укыйлар.