Детская библиотека - филиал № 3

“Хуш килдегез,кошлар!”: эко-викторина

23 мартта балалар китапханәсенең 3 нче филиалында “Хуш килдегез,кошлар!” дип исемләнгән эко-викторина узды. Балалар үзләре өчен, табигатебез бизәге булган кошлар турында, күп мәгълүмат алдылар. Китап күргәзмәсе белән таныштылар. Балалар ,китапханәче әзерләгән, викторина сорауларына бик теләп, дөрес җаваплар бирделәр.Соңыннан викторинада катнашучылар үзләренә ошаган кошлар турында сәнгатьле итеп шигырь укыдылар. Йолдыз Шәрәпованың “Акчарлак”, ЛенарШәехнең “Ләкләк”, Мәрзия Фәйзуллинаның “Урман докторы” шигырьләрен балалар яратып кабул иттеләр. Кошлар –канатлы дусларыбыз, аларны саклыйк Һәм рәнҗетмик.