Детская библиотека - филиал № 3

«Тапкырга - табышмак»: әдәби сәгать

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда балалар шагыйре Рафис Корбанның тууына 65 ел тулу уңаеннан 1нче гимназиянең 4  «а» сыйныф укучылары белән «Тапкырга - табышмак» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.  Рафис Корбан  - татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар шагыйрьнең шигъри табышмакларына  җаваплар эзләделәр, кыш  һәм  Яңа елга багышлап язылган шигырьләрен укыдылар.