Детская библиотека - филиал № 3

«Кышкы бизәкләр»: кычкырып уку

Балалар китапханәсе 3 нче филиалда «Кышкы бизәкләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Укучылар  татар шагыйрьләренең  кыш турында язылган шигырьләрен  кычкырып укыдылар. Разил Вәлиевнең «Кыш», Фирүзә Җамалетдинованың «Кар ява», Асия Юнысованың  «Кышны яратам» һәм башка әдипләрнең  шигырьләре балаларга бик ошады. Укучылар «Табигать күренешләре энциклопедиясе» китабы аша  кар ничек барлыкка килә, нинди карлар була, кар нигә шыгырдый һәм башка кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.