«Җомак әйтәм, җавап тап!»: күргәзмә – табышмак
Балалар китапханәсе 3 нче филиалда Нур Әхмәдиевнең тууына 75 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында укучылар әдипнең шигъри табышмакларына җаваплар эзләделәр, язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар. Нур Әхмәдиев – төрле жанрларда балалар һәм өлкәннәр өчен ике дистәгә якын китап бастырып чыгарган язучы. Аның шигырьләре ,балалар өчен язылган маҗаралы һәм тәрбияви хикәяләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителә.