Детская библиотека - филиал № 3

«Халык шагыйре»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда  Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел тулу уңаеннан эшләнгән  «Халык шагыйре» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү  узды. Күргәзмәдә  әдипнең татар һәм рус телләрендә басылган шигырь җыентыклары, газета, журналларда басылган мәкаләләр урын алган. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Укучылар «Сибгат Хәким»: истәлекләр, шигырьләр китабы битләрендәге кызыклы язмалар, истәлекләр, шигырьләр белән таныштылар,  фоторәсемнәрне карадылар.