Детская библиотека - филиал № 3

«Игътибар! Яңа китап»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе – 3нче филиал ел дәвамында даими рәвештә яңа китаплар белән тулыланып тора. Китапханәче укучыларны  «Игътибар! Яңа китап» дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Күргәзмәдә барысы17 китап урын алган, алар татар, рус һәм чуваш телләрендә басылган. Бу китаплар төрле яшьтәге укучыларга  адресланган. Монда өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да үзләренә ошаган китапны сайлап ала алдылар. Факил Сафинның  «Кибеткә баручы аю» Алинә Хисамиеваның «Күбәләкле җәймә» кебек матур рәсемнәр белән бизәп эшләнгән бай эчтәлекле китаплары әлбәттә нәниләр күңеленә хуш килде.