«Язучыга юбилей – укучыга бәйрәм »: китапханә тәкъдим итә
Ләбиб Леронга - 60 яшь. Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы .
Балалар китапханәсе - 3нче филиал укучыларны язучы Ләбиб Леронның «Тәгәрмәчле чана», «Таһир маҗаралары», «Кояшны кочкан малай», «Борчак шыттырам» һәм башка кызыклы китаплары белән танышырга чакыра. Бу китаплар укучыларыбызны төсле шигырьләр, кирле – мырлы киңәшләр, мәзәкиятләр, хикмәтле хикәятләр белән таныштырып, кәефләрен күтәрер.