Детская библиотека - филиал № 3

Рөстәм Кутуйның «Көяз әтәч» китабын кычкырып уку

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда язучы Рөстәм Кутуйның тууына 85 ел тулу уңаеннан әдипнең «Көяз әтәч» китабын кычкырып уку узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Рөстәм Кутуй иҗат эшчәнлеген узган гасырның илленче елларында башлап җибәрә. Аның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, беренче шигырьләре дә шул чорны тасвирлый. Кычкырып уку өчен Рөстәм Кутуйның ике телдә басылып чыккан «Көяз әтәч» = «Петух щеголь» китабын сайладык.