«Татар телендә укыган иң ошаган китап?»: блиц – сорау
Балалар китапханәсе – 3нче филиал үзенең укучыларыннан татар телендә укыган иң ошаган китап турында блиц- сорауга җавап алды. Бу чарада кече яшьтәге мәктәп укучылары д, яшүсмерләр дә, яшьләр һәм өлкәннәр дә катнашты. Балалар үзләренә ошаган китаплар исемлегендә Габдулла Тукайның «Су анасы»-н, «Шүрәле»-сен, Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк», Алмаз Гыймадиевнең «Селфи таягы» китапларын атаганнар.
Яшүсмерләргә Айгөл Әхмәтгалиеваның «Мин гашыйк булдым», Алмаз Гыймадиевнең «Ниязның рекордлар китабы», Лилия Закированың «Яшерен мәхәббәт» китаплары күбрәк ошаган.
Ә өлкәннәр Зифа Кадырованың «Көтеп узган гомер», Нурислам Хәсәновның «Күрәчәк», Лилия Закированың «Җылыт мине», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Таллыкүлдә былбыл бар», Әмирҗан Моталлаповның «Качаклар» әсәрләренә өстенлек биргәннәр. Блиц – сорауга йомгак ясап шуны әйтергә була, балалар да, яшүсмерләр дә, яшьләр һәм өлкәннәр дә татар телендә басылып чыккан китапларны яратып укыйлар.